Чүпрәле районыннан Лысовлар гаиләсе

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

     Әтисе белән улы Владимир һәм Константин Лысовлар ун ел элек Иске Элмәледә үз хуҗалыгын булдырганнар.

      Күп кенә кешеләр хәзерге вакытта үз эшләрен башлап җибәрү турында уйлана. Кайчагында фермер хуҗалыгын нәрсәдән һәм ничек башларга дигән сораулар туа. Иң мөһиме, булачак фермер хуҗалыгы эшчәнлегенең юнәлешен билгеләргә кирәк, бу дуңгыз фермасы, мөгезле эре терлекнең ит яки сөт фермасы, куяннар яки балык үрчетү. Менә Владимир Лысов та үзенең кече улы белән ун ел элек Иске Элмәледә үз хуҗалыгын булдырганнар. Алар эре мөгезле терлекләрне симертүгә игътибарларын арттырырга теләделәр, чөнки бу юнәлештә тәҗрибә тупладылар һәм аны иң рентабельле дип санадылар, чөнки иткә ихтыяҗ һәрвакыт бар. Бу мәсьәләдә аңа Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан бирелгән грант зур ярдәм күрсәтте.

      Башта 30 х 11 үлчәмле терлек өчен бина - сыер абзары төзелде, аннары 15 баш савым сыеры сатып алды. Еллар узды, минем терлекчелек эшем әкренләп җайга салынды, ике улым да ярдәм итәргә әзер иде. Һәм менә яңа бина төзергә булдым. Чөнки 15-18 баш мөгезле эре терлекнең баш саны булган кечкенә генә фермасы безгә табыш китермәсме, әлбәттә, тормышка җитәрлек түгел. Әмма хезмәткәрләрне яллау, техника сатып алу, терлекләрнең баш санын арттыру өчен, елына 50 башка гына булса да чыгарга кирәк. Терлек азыгы белән проблема юк, чөнки үз азык базасы булу терлекчелек фермер хуҗалыгының рентабельлеген арттыра, 115 гектарлы басуларыбыз бар", - дип шәрехли өлкән Лысов. Бу гаиләне мин берничә дистә ел беләм.

      Шуңа күрә бу гаиләнең барлык әгъзалары да чын хезмәт ияләре дип әйтә алам. Уллары әле мәктәпкәчә яшьтә үк әтиләренә хуҗалыкта булышалар. Хәзер инде олы уллары Владик Чабаксар дәүләт университетының медицина факультетын уңышлы тәмамлый. Ә менә кече улы Константин үзен тулысынча терлекчелек эшенә багышлаган, Буа ветеринария техникумын тәмамлаган. Әтисе фермер хуҗалыгында баш белгеч. Мөгезле эре терлек асрауның барлык процесслары да аның контролендә. Бүгенге көндә терлекчелек фермаларына ярдәм итү һәм аны үстерү буенча шактый күп дәүләт программалары бар. Грантлар, техниканы лизингка алу мөмкинлеге, процент ставкасы киметелгән кредитлар һәм әлеге кредитларның процентларын субсидияләү. Константин да быел үз көчләрен сынап карарга булган һәм «гаилә фермасы» конкурсында катнашкан һәм 400 мең сум откан. Бу акчаларга сигез баш сыерга исәпләнгән бина төзелде, савым сыерлары сатып алынды. Бүген биредә уртача тәүлеклек савым 70 килограмм тәшкил итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International