Чүпрәле районының "Дачный" бистәсендә парк төзекләндереләчәк

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

     "Дуслык" паркы җәмәгать киңлекләрен үстерү республика программасы кысаларында төзекләндереләчәк.
     Чүпрәле районында төзекләндерү эшләре дәвам итә. Кичә «Дачный» бистәсендә «Дуслык» паркын проектлаштыру буенча фикер алышу булды.
       Исегезгә төшерәбез, әлеге проект буенча архитекторлар һәм район халкы белән берлектә ел башында район мәдәният йортында фикер алышу узган иде. Ул вакытта чүпрәлеләр район үзәген төзекләндерү буенча үз төзәтмәләрен керттеләр һәм анда бүгенгесе көндә төзелеш эшләре бара.

      "Дуслык" паркы турында фикер алышуга нигездә «Дачный» бистәсендә яшәүчеләр чыкты һәм биредә ял итү урынын ничек күрергә теләүләре турында үз фикерләрен белдерделәр. Очрашуда шулай ук район башлыгы Марат Гафаров, җитәкчеләр һәм архитекторлар катнашты.
      Район Башлыгы Марат Гафаров, төзекләндерү буенча күп вариантлар булуын, шулай да "Дуслык" паркын төзекләндерүгә тукталуларын билгеләп үтте. “Биредә, нигездә, яшь гаиләләр яши, һәм монда балалар күп, шуңа бәйле рәвештә, яхшы парк кирәк”, - диде ул.
       Командаларга бүленеп, халык паркны төзекләндерү буенча үз теләкләрен яздылар һәм аларны барысы өчен дә тәкъдир иттеләр. Алар арасында уңайлы йөрү зоналарын төзекләндерү, яктырту урнаштыру, территорияне яшелләндерү, велосипед юллары булдыру һ.б. кирәклеге турында фикерләр бар иде. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча белгечләр территорияне төзекләндерү концепциясен әзерләячәкләр һәм килештерүгә эскиз проектларын тәкъдим итәчәкләр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International