Яңа Элмәле авылында гомер итүче әбине 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

       Чүпрәле районы Яңа Элмәле авылында яшәүче Нина Семеновна Казакова 4 июльдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

      Нина Семеновна Яңа Элмәле авылында туып үсә. Сугыш башланганда аңа 11 яшь була. Авыр, ир-ат хезмәтен башкарырга туры килә. Аның яшьтәшләре кебек үк иртәдән кичкә кадәр басуда хезмәт куя. Сугыштан соң колхозда төрле эшче булып эшли.

      Алар ире белән биш кыз тәрбияләп үстергәннәр. Нина Семеновнаның ире бу доньяны 1966 елда ташлап киткән. Нина апага ул вакытта нибары 35 яшь була.

      Бүгенге көндә юбиляр ялгыз яши. Ике кызы үз авылда, еш кына ата-аналар йортында булалар, әнисенә хуҗалык эшләрендә булышалар. Нина Казакованың 10 оныгы һәм 16 оныкчыгы бар.

      Нина Семеновнаны котларга район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм авыл җирлеге башлыгы Роберт Дружков килделәр. Алар юбилярга сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм озын гомер теләделәр, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты һәм Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International