ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2021 ел
сишәмбе

6 апрель көнне Алешкин-Саплык торак пункты филиалы объектында 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр, планлы ремонт-профилактика эшләре үткәрелү сәбәпле, аналог программаларын ("ТНВ "Телерадиокомпаниясе" АҖ) һәм цифрлы телерадиотапшыруларны туктатып тору көтелә.

Федераль салым хезмәте “Җәмәгать туклануы” тармак проектын тормышка ашыруга кереште.
 


22
март, 2021 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе хөкумәте даими рәвештә квалификацияләрен күтәрергә кирәк булган һөнәр ияләренең пенсиягә вакытыннан алда чыгу кагыйдәләренә керткән үзгәрешләрне раслады. Бу хакта Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. 

23 мартта Татарстанда буран чыгуы һәм һава температурасының +5 градуска кадәр җылынуы көтелә, дип хәбәр итә метеорологлар.

ТР Чүпрәле муниципаль районы Советының 2021 елның 26 мартында 10:00 сәгатьтә планлаштырылган сигезенче утырышы 2021 елның 26 мартында 14.00 сәгатькә күчерелә һәм Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.

21 март көнне Иске Чокалы авылы чаңгы базасы территориясендә Чүпрәле муниципаль районы чаңгы узышлары федерациясе филиалы призларына IV традицион районара чаңгы марафоны булып узды.

2021 елның 26 мартында “Бердәм Россия” партиясе Россия юристлары Ассоциациясе белән берлектә Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне уздыра.
 

Салым органына декларацияне 2021 елның 30 апреленә кадәр тапшырырга кирәк, ә декларациядә исәпләнгән НДФЛны 2021 елның 15 июленә кадәр түләргә кирәк. 

 Чүпрәле районында төрки халыкларның иң борынгы бәйрәмнәренең берсе – «Нәүрүз»не билгеләп үттеләр.


19
март, 2021 ел
җомга

Яңа уку елыннан Иске Чүпрәле күппрофильле лицеенда ике катлы интернат корпусы эшли башлаячак. Хәзер анда укучылар туп-лана. Интернат 50 балага исәпләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International