"Нәүрү" бәйрәмендә чүпрәлеләрне пылау белән сыйладылар

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

  Чүпрәле районында төрки халыкларның иң борынгы бәйрәмнәренең берсе – «Нәүрүз»не билгеләп үттеләр. Бәйрәм 22 мартта Үзәк базар территориясендә узды.

   Бу көнне район халкын һәм кунакларын тәмле пылау белән сыйладылар. Шулай ук «Яз» кызы катнашында театральләштерелгән тамаша әзерләнгән иде. Район иҗат коллективлары чыгышлары белән беррәттән мәйданда бәйрәм ярминкәсе дә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International