21 март көнне Иске Чокалы авылы чаңгы базасы территориясендә Чүпрәле муниципаль районы чаңгы узышлары федерациясе филиалы призларына IV традицион районара чаңгы марафоны булып узды.
Марафон дистанциясе түбәндәгечә бүленде: 18-34 яшь, 35-49 яшь, 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар-30 км; 2009 елга кадәр туган һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар-5 км.; 2006-2008 елда туган егетләр һәм кызлар-10 км.; 2003-2005 елда туган егетләр һәм кызлар-15 км.; 18-34 яшь, 35-49 яшь, 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк кыз-хатыннарга - 5 км араны узарга кирәк иде.
Марафонда, җирле спортчылар белән беррәттән, Татарстан Республикасының Буа районыннан һәм Ульяновск өлкәсенең Сурский районыннан чаңгы узышларын яратучылар да катнашты.
Чаңгы марафонын ачу тантанасында спортчыларны һәм спорт сөючеләрне Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вилданов, чаңгы ярышлары федерациясе филиалы рәисе Нияз Дамаев сәламләделәр.
Шулай ук марафонны ачканда Рамил Айсинга һәм Владимир Черлановка «Хезмәткә һәм оборонага әзер»Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын аерымлык билгеләре тапшырылды.
Шунысын да билгеләп үтәсе килә, марафонда катнашучылар саны елдан-ел арта бара.
Стартка чыккан барлык спортчылар да дистанцияне лаеклы үттеләр һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Призлы урыннар алган спортчылар грамоталар, алтын, көмеш һәм бронза медальләр һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Калган спортчыларга катнашканнары өчен истәлекле бүләкләр тапшырылды.