Иртәгә, 23 март көнне, Республикада аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Төнлә һәм иртән кар һәм җепшек кар явуы көтелә, кайбер урыннарда буран чыгарга һәм юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин. Көндез бераз кар һәм җепшек кар явуы ихтимал.
Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Республика юлларында бозлавык барлыкка киләчәк, дип искәртә метеорологлар.
Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -2, -7 градус тәшкил итсә, көндез исә термометрның терекөмеш баганасы 0, +5 градуска кадәр күтәреләчәк.