19 февральдә район башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендәге Чүпрәле районы делегациясе Удмуртиядә "Мир" ҖЧҖ һәм Татарстан Республикасы Алабуга районы территориясендәге терлекчелек комплексларында булды.
"Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
Чүпрәле районы күпмилләтле, биредә 16 милләт вәкилләре дус һәм тату яши, район халыклары дуслыгы йортында дүрт милли мәдәният үзәге-татар, чуваш, рус, үзбәк мәдәниятләре үзәге эшли.
Чүпрәле районының Зур Аксу авылында яшәүче, берничә тапкыр чемпион булган Петр Мускатинов чираттагы мәртәбәле җиңү яулады.
Татарстан Республикасы территориясендә тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-15˚ ка түбән, дип билгели синоптиклар. Минималь температура -25˚...-30˚, аерым районнарда - 37˚ градусны тәшкил иткән аномаль-салкын һава торышы 27 февралга кадәр сакланыр, дип фаразлана.
Чүпрәле район үзәк хастаханәсе медицина советының йомгаклау хисап утырышында 2020 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар һәм 2021 елга бурычлар билгеләделәр.
Слётка килүчеләрне бәйрәм тантанасы каршы алды: мәдәният йортына килеп керүгә гармунчылар дуэты моңнар бүләк итте, дискозалда бай күргәзмә оештырылган иде.
Чүпрәледә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында муниципаль район Советының еллык утырышы булды.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 16 февраленнән аномаль-салкын һава торышы урнашты
Федераль салым хезмәте күрсәтә торган дәүләт хезмәтләрен Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында www.gosuslugi.ru сайтыннан алу мөмкинлеге турында хәбәр итәбез.