Чүпрәледә язгы чәчүдә кемнең ничек эшләвен билгеләделәр

2021 елның 5 июне, шимбә

   12 июнь - район Сабантуе көне дип игълан ителде. Ә Сабантуй, исеменнән үк күренгәнчә, сабан, ягъни язгы чәчү тәмамланганнан соң билгеләп үтелә торган бәйрәм.

   Чәчү тәмам. Инде язгы чәчүдә кемнең ничек эшләвен билгеләр чак җиткән.

   Шушы уңайдан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе каршында оештырылган комиссия, идарә начальнигы Тәлгать Халитов җитәкчелегендә, басу-кырларга юл алды.

   Чүпрәле игенчеләренең, ата-бабалардан килгән югары дәрәҗәле кырчылык культурасы бар. Моны республика күләмендә авыл хуҗалыгына караган министрлык, башка ширкәтләр җитәкчелеге дә таный. Һәм безнең якларга килгән кешеләр дә басу-кырларыбызның, табигатебезнең гүзәллегенә хәйран кала. Әлеге вакытта бу бигрәк тә ачык чагыла - уҗым кырлары сусыл яшел төскә керде, юл кырыйларын да кеше күзе төшәрлек итеп эшкәртте безнең игенчеләр.

   Комиссия исә чәчүлекләрне җентекләп тикшерде. 1 кв.метр җиргә ничә шытым туры килә, басу кырыйларындагы борылыш полосалары эшкәртелгәнме, орлык төшмичә, буш калган участоклар юкмы - боларның һәркайсына аерым игътибар бирелә. Билгеле, җирнең буш калуын, ашлык үсәсе урынга чүп үләне калкып торуын кем дә теләми. Тик шулай да кеше факторы дигән нәрсә дә бар бит әле. Хезмәт нәтиҗәле оештырылган, игенче-механизаторга кызыксындыру чаралары эшләнгән, агрономнар «йоклап» йөрмәгән ширкәт-предприятиеләрдә кимчелекләргә юл куелмый, әлбәттә. Безнең районда андый предприятие ул - «Цильна». Әлеге хуҗалык кырлары культуралылык ягыннан быел да иң яхшылардан дип табылды.

   Комиссия «Эталон-Агро», «Дементьев исемендәге агрофирма», крестьян-фермер хуҗалыклары чәчүлекләрен дә карады. КФХ кырларыннан иң яхшысы - «Бикчуров Р.А»да дип табылды.

   Мәйданнар уч төбендәге кебек - җирне алдап булмый. Ул кемнең ничек эшләгәнен ап-ачык күрсәтә. Ә бәя исә, әйткәнемчә, Сабантуйда бирелә. Комиссия эшенең нәтиҗәләре дә шунда игълан ителәчәк - барлык кыр батырлары хөрмәтләнәчәк.

ПРОГРАММАДА:

10.00 - Бәйрәмнең тантаналы ачылышы. Хезмәт алдынгыларын хөрмәтләү. Театральләштерелгән тамаша.

11.00 - Көрәш. Спорт һәм халык уеннары.

Төрле мәйданчыкларда концерт программалары. Аттракционнар. Сәүдә ярминкәсе һәм башкалар.

12.00 Ипподромда атлар чабышы.

   Махсус кунаклар - татар эстрадасының танылган җырчылары: Раяз Фасихов, Чулпан Юсупова, Зөлфәт Зиннуров һәм башкалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International