«Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларын тормышка ашыру кысаларында, Казанның 7нче Шәһәр клиник хастаханәсенең «Мобиль поликлиника»сы Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында халыкны кабул итә башлады.
Пациентларны мобиль комплекска участок хастаханәләренең, амбулаторияләрнең табиблары һәм авыл җирлекләренең фельдшер-акушерлык пунктларының фельдшерлары җибәрә.
Мобиль комплексның эш сәгатьләре: 8.00 дән 16.00 гә кадәр.