Бүген Чүпрәле районы Яңа Дуван авылында яшәүче Садеева Дания Гафиятулла кызына 90 яшь тулды.
Бу истәлекле дата белән аны Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм Алешкин-Саплык авыл җирлеге башлыгы Петр Артемьев котладылар. Алар РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы, район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән истәлекле бүләк һәм чәчәкләр бәйләме тапшырып, юбилярга сәламәтлек, якыннарының һәм туганнарының игътибарын теләделәр.