Иртәгә, 29 июньдә, Татарстанда аномаль эссе һава торышы сакланачак. Атмосфера фронты узу сәбәпле, һава шартлары начарлануы фаразлана.
Традиция буенча, быел да изге Сергий Радонежский храмы территориясендә "Троица көйләре” фестивале узды. Чара быел бишенче тапкыр үткәрелде.
25 июнь көнне РФ Кораллы Көчләре сафына Чүпрәле районы Кече Уби авылыннан Леонид Мосеев һәм Иске Шәйморзадан Адель Камалов хезмәт итәргә китте.
Татарстан Республикасы территориясендә (Казан шәһәрендә - көндез) 2021 елның 27 июнендә төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр көтелә, яңгыр вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип фаразлый синоптиклар.
Район мәдәният йорты үткән атнада матур күлмәкләрдән, костюм-чалбарлардан килгән кичәге мәктәп укучыларын, әти-әниләрне, белем бирү учреждениесе җитәкчеләрен җыйды.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 26 июнендә көндез һәм кич белән урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр көтелә, боз явуы да ихтимал, яңгыр вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга, урыны белән секундына 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Аномаль эссе һава торышы аркасында Татарстанда шторм кисәтүе 1 июльгә кадәр озайтылды. Бу хакта Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.
Иртәгә, 25 июнь көнне, Татарстанда һава шартлары начаралануы ихтимал.
"Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.
Ак халатлы кешеләрнең һөнәри бәйрәме кысаларында район мәдәният йортында тантаналы чара узды.