Чүпрәле районында Бөтенроссия халык санын алу башланды

2021 елның 16 октябре, шимбә

   15 октябрьдә Бөтенроссия халык санын алу башлана һәм 2021 елның 14 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.

  Анда катнашу өчен өч ысул каралган: дәүләт хезмәтләре порталында анкетаны мөстәкыйль тутырырга, өйгә килгән исәпкә алучы сорауларына җавап бирергә мөмкин, шулай ук исәпкә алу участогына барып үтәргә мөмкин.

   Чүпрәле районында стационар исәпкә алу участоклары түбәндәге адреслар буенча урнашкан:

   - Татар Саплыгы авылы, Мәктәп урамы, 3 «а» (Алешкин Саплык авыл җирлеге администрациясе). Телефоннар: 3-75-49; +7 939-386-56-44.

- Яңа Үби авылы, Тынычлык урамы, 40 нчы йорт (Үби авыл җирлеге администрациясе).

Телефоннар: 3-55-36; +7 939-386-54-63.

- Яңа Ишле авылы, Совет урамы, 24 нче йорт (Яңа Ишле авыл җирлеге администрациясе). Телефоннар: 3-06-24; +7 939-386-56-38.

- Матак авылы, Уганин мәйданы, 22 " б " (Матак авыл җирлеге администрациясе). Телефоннар: 3-81-17; +7 939-386-56-42.

- Зур Аксу авылы, Октябрь урамы, 47 (Зур Аксу авыл җирлеге администрациясе).

Телефоннар: 3-21-45; +7-939-386-56-43.

- Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урамы, 14 «а»йорты. КФҮнең көтү залында, "Минем документлар". Телефон: 8-927-488-80-23.

   Югарыда күрсәтелгән телефон номерлары буенча да исәпкә алучы белән очрашу вакытын һәм урынын килештерергә яки исәпкә алучының телефон номерын ачыкларга мөмкин.

   Сез нинди генә ысулны сайласагыз да, исәпкә алуда катнашу - ул сезнең зур һәм уртак эшкә, киләчәк булдыруга керткән өлешегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International