3-7-нче ноябрь көннәрендә «Зур этнографик диктант» халыкара акциясе узачак, анда барлык теләүчеләр катнаша алачак. Быел акция онлайн-форматта уздырыла, ә катнашучыларның шундук дөрес җавапны белү һәм чыганакларга сылтамалар белән тарихи белешмә алу мөмкинлеге булачак.
Диктант 30 тест биременнән торачак: барлык катнашучылар өчен бертөрле 20 уртак һәм һәр субъектта яшәүчеләр өчен уникаль 10 сорау.
Максималь рәвештә диктант өчен 100 балл алырга була: һәр өлеш өчен 70 һәм 30 балл. Барлык биремнәрне 45 минут эчендә үтәргә кирәк - бу вакыт узгач биремнәр ябылачак. Диктантны өч телдә язарга мөмкин: рус, инглиз һәм испан телендә.
Биремнәр 3-нче ноябрь төненнән соң акциянең рәсми сайтында урын алачак, ә катнашучы сертификаты, нәтиҗәләрне күрсәтеп, диктант узганнан соң ук формалашачак.
Биремнәргә дөрес җаваплар 16-нчы ноябрьдә акция сайтында урын алачак, шәхси нәтиҗәләрне бастырып чыгару 12-нче декабрьгә планлаштырылган.
Акциядә катнашу өчен https://miretno.ru/ сайтына кереп «Диктант язарга» кушымтасын сайларга кирәк. Социаль челтәрләрдә диктант турындагы нечкәлекләрне белергә, шулай ук аны уздыру турындагы нигезләмәне күчереп алырга була.
ВКонтакте - https://vk.com/miretno
Инстаграм - https://www.instagram.com/etnodictant/
Фейсбук - https://www.facebook.com/miretno
ТикТок - https://vm.tiktok.com/ZSJoJTTkE/
Россия Федерациясенең һәр субъектының 2021 елның 3 ноябрендә төбәкнең мәдәни үзенчәлекләрен чагылдыручы уникаль мәйданчык оештыру мөмкинлеге бар. Чүпрәле районында мондый урын район мәдәният йорты (Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урамы, 9), "Созидание" яшьләр (яшүсмерләр) клубы (Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урамы, 12а йорт), Балалар иҗат йорты «МБУ (Иске Чүпрәле авылы, Дзержинский урамы, 2) булачак. Диктант язу 3 ноябрь көнне 10: 00 сәгатьтә башлана.
Россиядә акция бишенче тапкыр узачак. Узган ел Татарстанда «Зур этнографик диктант» барлык 45 муниципаль берәмлектә 105 мәйданчыкта узды. Безнең районда әлеге акциядә 80гә якын кеше катнашты.