Ульяновскида яшәүче якташыбыз, Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры Мөхәррәм Әбелхановка - 90 яшь

2021 елның 15 октябре, җомга

   Якташыбыз, Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры Мөхәррәм Камалетдин улы Әбелхановка 90 яшь тулды. Аның хөрмәтенә Геройлар Аллеясында 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары һәм яшь армиячеләр катнашында чара оештырылды. Биредә аның хөрмәтенә бюст урнаштырылган.

   Чарада Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов якташыбызның биографиясе турында сөйләде, чүпрәлеләрнең аның хезмәт казанышлары белән горурлануларын һәм аның райондашларыбыз өчен үрнәк шәхес  булуын билгеләп үтте.

   Аннан соң чара Ульяндагы якташыбызның өендә дәвам итте. Анда Айрат Җәлалов район башлыгы Марат Гафаров исеменнән котлау сүзләрен җиткерде.

   Мөхәррәм Камалетдин улына районыбызның юбилей медале һәм Чүпрәле районы энциклопедиясе тапшырылды, анда якташыбызның хезмәт биографиясе чагылдырылган.  Юбилее белән котлап, Айрат Җәлалов аңа нык сәламәтлек һәм хәерле  озын гомер теләде.

    Кызганычка каршы, Мөхәррәм Камалетдин улының күптән түгел тормыш иптәше вафат булган һәм ул ялгызы гына калган. Бәхеткә, янәшәдә генә кызы яши, ул көн саен диярлек аның янына йөри, хәлен белешә.

   Мөхәррәм Камалетдин улы Чүпрәле районының Түбән Чәке авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1943 елда алар гаиләләре белән Ульяновск шәһәренә күченеп киләләр. Аның олы абыйсы һәм сеңлесе була, ул хәзер Төмәндә яши. Әтиләре  сугышта катнаша, әниләре белән алар икесе дә Ульянда җирләнгән.

   Бүгенге көндә  Әбелхановларның Түбән Чәке авылында туганнары калмаган, әмма Мөхәррәм Камалетдин улы туган якларын онытмый, район чараларына еш кына кайтып йөри.  Аның соңгы визиты моннан  5 ел элек гомеренең 85 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан булды.

   Мөхәррәм Камалетдин улы 1954-1957 елларда ул Красноярскида Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Ә хезмәт иткәннән соң ташчы булып эшли. Зур панельле йорт төзелеше монтажчыларының бригадирларын әзерләү курслары уза, аны  тәмамланганнан соң Куйбышев өлкәсенең Нефтегорск төзелешенә җибәрелә.

   1965 елда Мөхәррәм Камалетдин улы Ульянга  кайта һәм йортлар төзү оешмасына эшкә урнаша. Ә ике елдан соң инде панельле йорт төзелеше монтажчылары бригадиры итеп билгеләнә. Бу вазыйфада ул өч дистә елдан артык — 1998 елга кадәр лаеклы ялга чыкканчы эшли.

    Шушы еллар эчендә аның җитәкчелегендә монтажчылар комсомол-яшьләр бригадасы Ульянда күп кенә зур панельле торак йортлар, шул исәптән ул үзе бүгенге көндә гомер кичерә торган күпкатлы йорт та төзелгән.

   70 нче елларда Мөхәррәм Камалетдин улы бригадасы ел саен мең ярым фатирны кулланылышка тапшыра. Хезмәттәге казанышлары өчен В. И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан дүрт орден һәм юбилей медале, шул исәптән Ленин мемориалы объектлары төзелеше өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Ә 1985 елның 20 декабрендә якташыбыз  Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры исеменә лаек була, шулай ук шәһәр һәм өлкә җитәкчеләренең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International