ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов, Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин составындагы Чүпрәле районы делегациясе Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәрендә шефлыкка алынган хәрби частьтә булды.

Түбән Новгородта «Бердәм Россия» партиясенең Идел буе федераль округы төбәк һәм җирле бүлекләре секретарьлары форумы узды.


27
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген, 27 апрельдә, язгы май бәйрәмнәр алдыннан, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәтләрендә уңышларга ирешкән  татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 31 мартындагы 175 номерлы Указы нигезендә гаиләнең бер әгъзасына уртача исәпләнгән керем Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге бала өчен  ата-аналарның берсенә айлык акчалата түләү бирелә.

2022 елның 28 апрелендә көннең икенче яртысында һәм кич белән республика территориясендә урыны белән яшенле көчле яңгырлар көтелә, боз явыр, дип тә фаразлый синоптиклар. Яңгыр вакытында җилнең көче секундына 15-20 метрга, урыны белән 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

2022 елның 5 маенда Чуваш Бизнәсе филиалы объектында, 11 майда Иске Шәйморза филиалында ремонт эшләре башкарылачак, шуңа бәйле рәвештә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр цифрлы эфир телевидениесе программаларын вакытлыча туктатып тору көтелә.


26
апрель, 2022 ел
сишәмбе

27 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә. Төнлә һәм көндез яшенле яңгыр булыр, дип фаразлый синоптиклар. Яшен вакытында көньяк-көнбатыштан искән  җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

26 апрельдә бөтен дөньяда Туган тел көнен бәйрәм итә һәм бөек шагыйрь, язучы, публицист Габдулла Тукайны искә ала.

"Эшлекле дүшәмбе" вакытында Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров чүпрәлеләргә чираттагы бүләкләр тапшырды.


25
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 26 апрельдә көндез һәм кич белән урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Яшен вакытында көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International