Чүпрәледә зур бәйрәм булачак

2022 елның 19 августы, җомга

   30 август – Республика көне. Ул район оештырылган көн булып та тора. Шушы истәлекле даталар уңаеннан 26 августта районда күптөрле чаралар үткәрү планлаштырыла. Иң беренчедән, бу көнне  яңа төзелгән объектларны ачу тантанасы булачак. Һәм инде традициягә кереп барганча, быел да “Бал ярминкәсе” оештырылачак. Ярминкәдә үз продукцияләрен 8 өлкәдән бал җитештерүчеләр тәкъдим итәчәк.

   Бу көнне шулай ук, район мәгариф учреждениеләре бәйрәмгә килүчеләрне “Чәчәкләр фестивале” белән сөендерәчәк. Үз тирә-юньнәрен гөлбакча итеп, эшләрен район конкурсына тәкъдим иткән, җиңүче райондашлар да бүләк алачак. Мәдәниятчеләр үз җыр-биюләрен бүләк итәчәк. Гомумән, бәйрәм төрле сюрпризларга бай булыр, дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International