Синоптиклар фаразлавынча, Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 26 июлендә урыны белән яшенле көчле яңгырлар көтелә, боз явуы да ихтимал. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга, урыны белән 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, 23 һәм 24 июльдә Иске Чүпрәле авылының үзәк автомобиль юлларында автомобильләр өчен вакытлыча чикләүләр кертелде. Бүген, 25 июльдә әлеге чикләү дәвам итә.
Бу көннәрдә районга Үзбәкстан Республикасыннан инвесторлар эш визиты белән килде.
2022 елның 1 июленнән Татарстан Республикасында яңа махсус салым режимын кертү буенча эксперимент старт ала. Ул салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы (АУСН) дип атала.
Чүпрәле районы Марс авыл җирлеге башлыгы Рәфыйк Җамалетдинов һәм авыл мәдәният йорты директоры Дамир Идрисов авылдашларын, хезмәт ветераны Азизова Факия Шәйҗан кызын юбилее белән котладылар.
23 һәм 24 июльдә Иске Чүпрәле авылының үзәк урамнарындагы автомобиль юлларында вакытлыча хәрәкәт чикләве кертелә.
2022 елның 21 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан, көндез яшенле яңгыр көтелә. Яшен вакытында җилнең көче секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Конкурста Чүпрәле муниципаль районы халкы, предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм шәхси эшмәкәрләр катнаша ала.
Татарстанда ММЧ арасында «Эфирда изгелек» республика конкурсына старт бирелде. Конкурс ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә «ТР иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма тарафыннан оештырыла.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләреннән үз территорияләрендә эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бәйле чыгымнарны каплауга заявкалар сайлап алуны игълан итә.