Чүпрәле техникумында юл һәлакәтләре корбаннары истәлегенә багышланган чара узды

2022 елның 19 ноябре, шимбә

   Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.

   18 ноябрьдә «Чүпрәле тармак технологияләре техникумында» юл-транспорт һәлакәтләре корбаннары истәлегенә багышланган чара үткәрелде.

   Чарада Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе, район Башкарма комитеты каршындагы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе Данис Сатдинов, юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспектор Елена Әхмукова, район ЮХИДИ юл-патруль хезмәте инспекторлары Рамил Шәрәпов, Илнар Сөләйманов, Казан шәһәренең "юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Казан шәһәрендәге территориаль идарәсенең профилактика бүлегенең әйдәүче белгече Лилия Вахитова, Техникум директоры урынбасары Артем Солдатов һәм техникум студентлары катнашты.

  - Күп очракларда юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре - машина йөртүчеләрнең игътибарсызлыгы, тизлекне арттыру, каршы як полосага чыгу, юл куркынычсызлыгының төп чараларын санга сукмау - куркынычсызлык каешларын, исерек килеш йөрү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү, - дип ассызыклады Лилия Вахитова. Ул шулай ук тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылык кайтаручы элементлар кияргә өндәде.

   Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау инспекторы Елена Әхмукова үз чыгышларында район территориясендә булган юл-транспорт һәлакәтләренә тукталдылар, хәрбер кешене юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм юлларда игътибарлы һәм сак булырга өндәделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International