Чүпрәле районында Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар уза

2022 елның 19 ноябре, шимбә

  18 ноябрьдә, Бөтендөнья ЮТҺ корбаннарын искә алу көне кысаларында, Чүпрәле районында төрле чаралар узды. Иске Чүпрәле авылының А.Абязов урамында мәктәп укучылары, укытучылар, оешма вәкилләре, студентлар, волонтерлар, яшь армиячеләр, хәрәкәтнең яшь инспекторлары отрядлары җыелды. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыручы плакатлар белән юл буенда тезелеп бастылар. Якты плакатлар автомобилистларны һәм җәяүлеләрне юлларда уяу булырга өндәде.

   - Акциянең максаты - киң җәмәгатьчелекне юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, аварияләр нәтиҗәсендә үлүчеләр санын һәм травматизмны киметү, юлда хокук бозуларга каршы тору проблемаларына җәлеп итү. Бүген без юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алабыз һәм аларның гаилә әгъзаларының кайгыларын уртаклашабыз, - дип сөйләде Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы, полиция майоры Анатолий Михайлов.

   Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне БМОның халыкара һәм Бөтендөнья көннәре системасына керә. Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел истәлекле дата 20 ноябрьгә туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International