Авылда эшләгәннең ашлы көне бар
Иске Чүпрәледә яшәүче Мартыновларга коляска бүләк иттеләр
Якташыбыз Эльвира Сафина-Вәлиуллинаның иҗат кичәсен "Мәйдан" каналында карап булачак
Уби авылындагы “Җылы йорт” социаль приютында бүгенге көндә 30га якын бала тәрбияләнә, шуларның 9ы мәктәпкәчә яшьтәге балалар. Әти- әниләре исән булып та, монда яшәргә мәҗбүр булган сабыйларның күзләренә карап күңел сызлана.
Терлекчелек тармагының нәтиҗәлелеген үстерү күп факторларга бәйле. Көтүне югары продуктлы таналар хисабына тулыландыру аерым игътибарга лаек. Нәкъ шушы максаттан Иске Кәкерле авылы мәдәният йортында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм терлекчелек белгечләре катнашында зур семинар - киңәшмә узды. Аның эшендә район башлыгы Александр Шадриков, “Элита” (токым предприятиесе) акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Фәннур Зарипов, аның урынбасары Илсур Закиров һәм ТР министрлар кабинеты ветеринария буенча Баш идарәсенең бүлек начальнигы Солтан Латыйпов катнашты.
Моннан нәкъ биш ел элек Сембер шәһәрендә яшәп иҗат итүче якташыбыз Шаләм Баһаветдиновның “Хәтердә сакланган мизгелләр” исемле китабы дөнья күргән иде.
Районда ЗАГС органнары оешуның 100 еллыгына багышланган тантаналы чара булды.
Пенсионерлар мәнфәгате белән һәрдаим янып – көеп йөрүче Дамир Алимовны районда белмәгән кеше юктыр да ул. Әле аны авыллардагы пенсионерлар янында компьютерга укытуны оештырып йөрүдә яисә район үзәгендә төрле чаралар үткәрүдә күрәсең. Жәй айларында бер төркем пенсионерларны җитәкләп тарихи урыннарга экскурсияләр дә оештыра. Спорт буенча да ярышлар узып тора, иң оста пенсионерлар зона һәм республика спартакиадаларында катнашып район данын яклыйлар.
Арабызда озын гомерле әби-бабайлар күп икән, димәк, тормышыбыз әйбәт, көнкүреш шартлары җайлы, өлкәннәребез дә кадер-хөрмәттә яши дигән сүз. Ә аларның гомер юлы исә яшьләр өчен үрнәк тә, гыйбрәт тә.
Әлегә кадәр мәктәп укучылары, оешма хезмәткәрләре арасында киң танылган уенга бүген инде райондагы пенсионерлар да бик теләп кушылды.