Шигырьләрендә туган як моңы

2017 елның 22 декабре, җомга

Моннан нәкъ биш ел элек  Сембер шәһәрендә яшәп иҗат итүче якташыбыз Шаләм Баһаветдиновның “Хәтердә сакланган мизгелләр” исемле китабы дөнья күргән иде. 

Шул уңайдан Түбән Чәке авылы клубында күләмле генә шигырьләр җыентыгын тәкъдир итү кичәсендә дә катнашкан идек. Аз да түгел, күп тә түгел шул көннәрдән соң биш еллап вакыт аккан сулар кебек үткән дә киткән. Шушы көннәрдә генә 80 яшенә җилдертеп килүче, үтә дә тынгысыз җанлы Шаләм абзыйның икенче китабы типография машинасыннан төште. Бу вакыйганы да авылдашлары зурлап үткәрде. Авыл клубындагы чара да шуңа багышланган иде.

Кичәне авыл китапханәсе мөдире Владимир Токмаков ачты. –Бу дөньяда туган илнең, туган туфракның җылысын тоеп яшәүдән дә рәхәт нәрсә юктыр. Һәр кеше үзенең туган авылын аерым хис белән ярата, аны үзенчә матур сүзләр белән мактый. Кешеләрне туган җире гүзәл табигате белән иркәли, яшәргә көч бирә. Бүгенге чарабызны да нәкъ менә туган як, туган җирлек төшенчәсен тормыш мәгънәсе итеп алган, гомере буе үз авылына сагынып аңа дан җырлаган мәшхүр якташыбыз Шаләм Баһаветдиновның “Туган йортым – күңелем бишеге” дип аталган икенче китабын тәкъдир итүгә багышлыйбыз. Җаны – тәне белән җирлегебезнең искиткеч табигатен тасвирлап, гади авыл кешеләренең яшәү образын, гореф – гадәтләрен чагылдырган шигырьләр җыентыгын дулкынланмый уку мөмкин дә түгел,- ди Владимир Васильевич. Аннан соң ул авторның тормыш юлы белән дә таныштырды. Шаләм Баһаветдинов 1938 елның 20 февралендә Тула өлкәсенең Казановка авылында , шахтер гаиләсендә дөньяга аваз салган. Түбән Чәке авылында яшәүче әтисе Җиһанша бу якларга 1935 елда ук килгән була. Бөек Ватан сугышы башлангач, ана кеше ирен яу кырына озата һәм улы белән туган авылы – Түбән Чәкегә кайтып урнашалар. 1944 елда малай беренче сыйныфка укырга керә. 1945 елның маенда әтиләренә дә җиңү яулап исән – имин авылга кайту насыйп була. 1952 елда авылдагы җидееллык мәктәпне тәмамлаган Шаләм укуын дәвам иттерү өчен Иске Чүпрәле урта мәктәбенә килә. Аны 1955 елда уңышлы тәмамлагач Ульяновск автозаводына эшкә урнаша һәм белемен күтәрү максатыннан кичен политехника институтында укый башлый. 1961 елда аны “Промпроект” конторасына эшкә алалар. 1965 елда “Төзүче инженер” дипломын яклый. Авыл хуҗалыгы өчен ферма биналары, авылларда мәктәпләр, мәдәният йортлары, балалар бакчалары һәм башка бик күп социаль объектларның проектлары аның куллары аша үтә. Лаеклы ялга киткәнче Сембер каласындагы җаваплылыгы чикләнгән “Спектор” җәмгыятендә баш инженер вазыйфасын башкара. Тормыш иптәше Фәрзәния белән бер ул һәм бер кыз үстерделәр. Уллары Али төзүче- инженер, кызлары Әлфия табиб булды. Якташыбыз үзенең төп эшеннән соң иҗатка да вакыт таба. “Һәр кеше өчен үз туган җире, шул җирдә хезмәт куючы кешеләре бик кадерле һәм якын. Безнең күңелләребезгә туган як төшенчәсе , иң беренче, үзебез яшәгән табигатьнең гүзәллегенә соклану, авылыбызның төзек-матур булуы белән  горурлану, шул матурлыкны үзләренең иҗатларында гәүдәләндерә алучы иҗатташларыма ихтирамым зур. Аларга иң җылы рәхмәт сүзләрен әйтәсем килә. Күңелдән ташып чыккан сүзләр кеше күңелендә генә калмыйча тышка бәреп чыгып, башкаларга барып җитәргә һәм күңелләрдә онытылмаслык хисләр уятырга тиеш. Шул вакытта гына каләм осталарының иҗат җимешләре яхшы бәяләнә,”- ди Шаләм абзый. Ул көнне авторны тәбрикләргә кунаклар да күп килгән иде. Аның иҗатын яратучылар һәм үз итүчеләр Шаләм абзыйның шигырьләрен укып анализладылар, авторның һәр җөмләсенә диярлек бәя дә бирделәр. Авылдашларыннан тыш залда район үзәгеннән килүчеләр дә бар иде. Үзләре дә иҗат эшендә “чарланып” китаплар бастырган, районда гына түгел чит өлкәләрдә дә исемнәре халыкка билгеле булган Рафаил Субаев, Азат Вахитов, Сембер өлкәсенең Ишеевка эшчеләр бистәсеннән Сәгыйть Бәдретдинов шагыйрьнең үз туган җиренә, туган төбәгенә назлы, җылы хисләр тоеп яшәвен әйттеләр. Җирлекара китапханәләр директоры Гөлфия Яфизова да Шаләм Баһаветдиновны ихлас күңелдән тәбрикләп иң җылы котлау сүзләрен җиткерде . “Шаләм абый туган як табигате сулышын, туфрагының җылысын тоеп, яшәүнең тәмен һәм мәгънәсен сизеп яши. Әллә Чәке авылының сихри гүзәл табигате шагыйрьгә үзенең илаһи көчен бирәме, әллә үзе дә табигать баласы булганга, шулай якын итәме, тик алар арасында үзләренә генә аңлаешлы серле бер якынлык бар. Үз туган җирен, туган төбәген назлы, җылы хисләр белән тоеп яши алу – кешенең зур бәхете. Олыгайдым дип тормагыз, иҗат эшегезне алга табан да дәвам иттерегез. Безне киләчәктә дә үзегезнең матур, тәмле сүзле шигырьләрегез белән шатландырырсыз дип уйлыйм”,- ди Гөлфия Зарифулловна. Җирле композитор Шамил Мөбинов авторның сүзләренә җыр да язып өлгергән. Ул аны беренче мәртәбә үзе гармунда уйнап залны яңгыратты. Кичәне алып баручы Владимир Токмаков Шаләм абзыйны яңа китабы һәм якынлашып килүче 80 яшьлек юбилее белән котлап музыкаль сәлам  бүләк итте. Аның баянда уйнап татар җырын бик үзенчәлекле һәм югары осталык белән башкаруы залдагыларның көчле кул алкышларына күмелде. “Бик зур рәхмәт Сезгә, Шаләм абый! Киләчәктә дә тормыштан ямь табып, матур шигырьләр иҗат итеп, яңалыкка, алга омтылып яшәгез. Иҗат ялкыннарыгыз сүрелмәсен, иһамыгыз сүнмәсен! Сезгә алдагы тормышыгызда да бәхет – куаныч, саулык – сәламәтлек, бәхетле – шатлыклы көннәр телибез! Һәрчак күңелегездә матурлык, изгелек, сафлык чәчәк атсын! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International