Районда ЗАГС органнары оешуның 100 еллыгына багышланган тантаналы чара булды.
Муниципаль район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов катнашучыларны зур юбилей белән тәбрик итте, гражданлык хәле актларын теркәү буенча эш алып баручы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, авыл җирлеге секретарьлары хезмәтенең кирәклеген һәм мөһимлеген билгеләде.Бу эштә озак еллар эшләгән хезмәткәрләр: Гөлсирә Галлямовага, Рузалин Айнулловага, Илсөяр Сафинага, Раиса Хованскаяга, Фәния Хафизовага район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
-Олы хезмәт башкарасыз. Туганнан алып, үлгәнчегә кадәр кешеләрнең кайгы-шатлыкларын уртаклашасыз, яңа гражданлык актлары тутырасыз ,-диде район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов та. Хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, бәйрәм белән котлады һәм нәкъ менә 18 декабрь көнне никахлашкан парларга озынгомерлелек сертификатлары тапшырды.
ЗАГС эше бик җаваплы һәм һәр кеше өчен гомер буе кирәк. Гражданлык хәле актларын язу китабы һәркайсыбызның гомер этапларын саклый. Бу хакта үзенең чыгышында ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова да әйтеп, изге теләкләрен җиткерде.
Бу көнне ветераннар тарафыннан да җылы сүзләр күп әйтелде. Өчәр, дүртәр дистә елларын авыл җирлеге сәркәипләре вазифасына багышлаган, шул ук вакытта ЗАГС хезмәтен дә үтәгән Түбән Каракитәдән Фирүзә Нәүметова, Шлангадан Фәүзия Нәүметова, Иске Чокалыдан Рокыя Юсупова, Раиса Хованская, Вера Азизова һәм башкаларның гомер юллары үрнәк алырлык. “Совет елларында гаилә таркалуга юл куймау һәммәбезнең алдында зур бурыч булып тора” иде. Тырышлыгыбыз белән сакланып калган гаиләләр бүген дә рәхмәт әйтәләр, бәхетле гомерләр кичерделәр. Аерылышу бер мизгел бит ул, ә гаиләне саклап калу мөһим”,-ди Вера апа Азизова.
Шлангадан Шәмсия Алимова үзенең беренче тапкыр никах теркәү истәлекләрен сөйләде. Авыл җирлегендә эшләү дәверендә аңа 151 яңа гаилә, 237 бала, 263 үлем очрагы теркәргә туры килгән. “Авылдашларның шатлыгын да, кайгысын да уртаклашасың, матур мизгелләре күбрәк булсын иде” , ди ул.
Юбилей кичәсендә җыр-моңнар, матур көйләр яңгырады. Бер гасырлык юбилей тарихы әнә шулай елъязмаларда сакланып калачак.