ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2017 ел
җомга

Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләсе республикада нык контрольдә тора.

1917 елның 18нче декабрендә «Гражданлык, гаилә кору, балалар һәм гаилә хәле актлары кенәгәләрен алып бару турында»гы декретка кул куела. Аның нигезендә дәүләт органнарында теркәлгән никахлар булса гына гаилә төзелгән дип кабул ителә башлый. Район ЗАГС бүлегенең җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова белән оешманың үткәне һәм бүгенгесе хакында сөйләштек.


11
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Фәннәр академиясе, “Сәләт” яшьләр иҗтимагый фонды, “Сәләт” яшьләр үзәге сәләтле публицист, остаз, Сәләт хәрәкәтенең якын дусты Әнвәр Хәйри истәлегенә багышлап 2-3 нче декабрь көннәрендә «Әнвәр Хәйри укулары» исемендәге республикакүләм яшьләр фәнни-гамәли конференциясен Алексеевск муниципаль районы Биләр җирлегендә уздырды. 


9
декабрь, 2017 ел
шимбә

Республика күләмендә игълан ителгән  “Нечкәбил–2017” – ана, гаилә һәм хатын-кыз матурлыгы бәйгесе быел 13нче  тапкыр  үткәрелде. Әлеге бәйгедә  Уби авылыннан Наталия Куракина катнашып,  өченче урынга лаек булды һәм  Чүпрәле хатын-кызларын  гәүдәләндерде. Бәйгенең финал өлешенә Татарстанның нибары 10 районыннан 13 гаилә генә чыга алды.

Татарстанда “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте тарафыннан игълан ителгән  традицион “Язылу бүләк ит!” хәйрия акциясе дәвам итә.  Яңа елга кадәр теләге булган барлык кешеләр республика басмаларын җәмәгать яки хәйрия оешмаларына, шулай ук өлкән кешеләргә, күпбалалы гаиләләргә яздырып, бүләк итә ала.

Татарстанда “Бизнес-десант” проектына үткән ел старт бирелгән иде. Үткән ел әлеге “десант” районга “төшеп” эшмәкәрләргә хокуклары, салым өлкәсендәге яңалыклар, законнардагы үзгәрешләр турында аңлатма биргән иде. Быел исә мондый очрашу эшлекле сөйләшү формасында, “Амарант” кафесында үтте.


7
декабрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Суд җинаять кылучы кайбер кешеләргә карата, хаталарын танып, төзәлү өчен мөмкинлек бирә. Кылган җинаятьнең җәмгыятькә китерелгән зыяны күләменнән чыгып, шартлы хөкем карары чыгарыла, төзәтү эшләре, мәҗбүри хезмәт билгеләнә, төрмәгә утыртмыйча җәза бирү алымнары кулланыла.Җәза үтәтү инспекциясе нәкъ менә  шундыйларны даими күзәтү астында тоту белән шөгыльләнә.


5
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Ел саен декабрьнең беренче ункөнендә районда Инвалидлар көненә багышланган чаралар уза. Бу чараларның максаты  җәмәгатьчелекнең   мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына юнәлтү һәм аларда кеше тормышының иң кыйммәтле нәрсәсе – сәламәтлек турында күзаллау формалаштыру.


4
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Иске Шәйморза урта мәктәбендә методик чара узды

Татарстан Республикасының авыл җирлекләре арасында ел саен үткәрелеп килүче конкурска нәтиҗә ясалды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International