ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Район пенсионерлары форумында 300 дән артык вәкил катнашты. Олы яшьтә булуларына да карамастан, үзәктән шактый ук ерактагы авыллардан да килүчеләр дә бар. Аларны, бигрәк тә, пенсионерларның бүгенге тормышы һәм киләчәге кысыксындыра. Җыелыш барышында залдан шуңа юнәлдерелгән сораулар да яңгырады.

2017 елга тикшерүләр планы нигезендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан районда белем бирү учреждениеләрендә контроль-күзәтчелек тикшерүләр үткәреләчәк. Тикшерү районның белем бирү системасының 76 оешмасында үтәчәк, шул исәптән 25 мәктәп, 46 мәктәпкәчә белем бирү, 1 һөнәри белем бирү һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре тикшереләчәк.


29
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Кешенең язмышы туганда ук маңгаена язылган була дисәләр дә, кеше бит кайда яшәячәген, кем аның дусты, ә кем дошманы булачагын алдан белми.

Тормыш юлдашы, әни-әби, "Мактаулы донор" да ул


27
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Районда ноябрь аенда билгеләп үтелүче күркәм чараларның берсе -элек елларда  республика   прокуроры,  Конституцион   суд   рәисе   булып   эшләгән   якташыбыз   Сәйфихан   Нәфиевны   искә   алу.  Быел  да гадәт буенча Сәйфихан Нәфиевның туган көне алдыннан районга Татарстан Республикасы Прокуроры  Илдус Нәфиков, республика  хокук саклау органнары, аерым алганда Татарстан Прокуратурасы, Татарстан Югары  суды,  Конституцион   суд  вәкилләре  килде.  


21
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Кыр эшләре тәмамланып кышка керер алдыннан барлык хуҗалыкларда да техниканы саклауга куялар, машина - трактор паркларында тәртип урнаштыралар һәм киләсе язда басуга чыгачак агрегатларны график нигезендә төзекләндерү эшләре башлана.


20
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Яна Чүпрәле авылы мәчетендә Мәүлид аена багышлап балалар өчен бәйрәм үтте


18
ноябрь, 2017 ел
шимбә

Тармаклы технологияләр техникумы коллективы гадәттән тыш хәлләргә әзер, андый чакларда үзләре башкарырга тиешле чараларны төгәл үтиләр. 

1 номерлы “Кояшкай” балалар бакчасында ноябрь башында балалар һәм әти-әниләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатында атналык игълан ителгән иде

Тәмәке төтенедә 4000гә якын матдә барлыгы ачыкланган


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International