Россиядә 1998 елдан бирле ноябрьнең соңгы якшәмбесе “Әниләр көне“ буларак билгеләп үтелә. Быел ул 26 ноябрь көненә туры килә. Әлеге изге затларны хөрмәтләү турында сүз барганда фәлән-фәлән көннән дип санаулар урынсыз да кебек, чөнки әниләрне олылау – һава сулау кебек, көндәлек табигый хәл булырга тиеш. “Җәннәт – әниләрнең аяк астында“ дигәнне дә аларга изгелек кыла алсак, җәннәткә керергә юл ачыла, дип аңларга кирәк.
Садыйковлар гаиләсе өчен “Әниләр көне“ зур бәйрәмнәрнең берсе, чөнки алар гаиләсендә өч буын әни яшәгән һәм балалар тәрбияләүдә катнашкан. Өченче буын әни–Хатирә апага исә туганының кызын да үз канаты астында үстерү язган. Алай гына да түгел, ул гомере буе балалар бакчасында хезмәт куеп, ничәмә-ничә буын тәрбияләп, аларны тәмле ризыклары белән сыйлаган киң күңелле әниләрнең берсе.
Хатирә апа Кәшаф кызы Яңа Чүпрәле авылында туа, шунда гаилә кора. Тырыш, эшчән, тормыш иптәше–элеккеге “Россия” колхозының алдынгы тракторчысы Вазыйх абый белән 50 ел бергә тату гомер кичерәләр.
Төп нигезгә килен булып төшкәндә гаиләдә кайнана, кайната, кайнананың әнисе дә исән була әле. Алар белән дүрт дистә ел бергә яшәп, ул һәркайсын тәрбияләп, соңгы юлга озата. Тирә-күршеләрне дә, туганнарны да һәрвакыт ачык йөз белән каршы алып, ярдәмләшеп яши. Үзенең ике баласы янына туганының 6 яшьлек нәни кыз баласын да сыендыра. Аның тормышта үз юлын табуында зур роль уйный. Әнисе урынына калган Лилиянең дә Хатирә апага карата рәхмәте зур һәм бу хакта ул мәктәп елларында ук газетага болай дип язган иде: “Кул сузам сезгә, елмаеп дәшәм. Көнгә Сез терәк–миңа Сез кирәк”.
Хатирә апа кешеләрнең гомерләрен саклап калуга да үз өлешен керткән. 1964 елдан бирле авыр хәлгә юлыккан, кан кирәк авыруларга үз канын бирә ул. Елына хәтта икешәр тапкыр да кан тапшырган. Һәм ул “Мактаулы донор” исеменә дә ия.
Бәхетле әни бүген дүрт оныкның һәм бер оныкчыкның яраткан дәү әнисе. Балалары да янәшәдә генә, көн саен туган нигезгә җыелышып, хәл-әхвал белешеп яшиләр. Ә ана өчен моннан да зур шатлык, зур байлык бармы икән?!