ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2018 ел
чәршәмбе

30 май көнне районыбызның биш егете: Иске Кәкерле авылыннан Илмас Арсланов, Чепкас – Илмәттән – Минрәис Идиятуллин, Кече Убидан – Леонид Павлов, Шланга авылыннан Фәнил Хәертдинов һәм Нияз Якупов Россия Кораллы Көчләре сафларына хәрби хезмәткә киттеләр.  


29
май, 2018 ел
сишәмбе

Районда язгы чәчү эшләре тулысынча тәмамланды. Игенче – механизаторларның фидакарь уртак тырышлыгы белән 40970 гектарда чәчү үткәрелде. 

2018 елның 30 маенда Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә  көндезен һәм төнлә сәгать  12:00-20:00  кадәр  20-25 м/с тизлектә каты җил, яшен булуы ихтимал.

i.tatarstan2030.ru - рәсми сайтына старт бирде


28
май, 2018 ел
дүшәмбе

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстандагы һава торышының кинәт начараюы турында кисәтә

Юбилярны бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов  һәм авыл җирлеге башлыгы Виталий Землемеров  котладылар. Алар Зинаида Николаевнага РФ Президентының котлау хатын һәм бүләкләр тапшырдылар. 

Шушы көннәрдә Россия Пенсия фондынын Чүпрәле районындагы бүлегендә конкурсларда катнашып җиңү яулаган һәм пенсионерлар эшчәнлегендә зур активлык күрсәткән өлкәннәрне тәбрикләделәр.


26
май, 2018 ел
шимбә

Бүген эшмәкәрләр бәйрәмендә без энергияле, көчле рухлы кешеләрне хөрмәтлибез. Сез социаль тотрыклылыкны тәэмин итүгә үзегездән саллы өлеш кертеп, мөһим һәм җаваплы эш башкарасыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, үз көчләрегезгә ышаныч, идеяларыгызны тормышка ашырырга язсын. Эшегез сезгә канәгатьлек китерсен һәм җәмгыятькә – файда булсын.


25
май, 2018 ел
җомга

Чүпрәле мәктәпләренең унынчы сыйныфын яңа гына тәмамлаучы 60 яшүсмер “Акчарлак” лагерына хәрби күнекмәләргә өйрәнү җыенына җыелды.

25 май җомгасында районыбызның Татар Төкесе авылында җирләнгән изге Кадыкай Абыз бабай каберен зыярәт кылу чарасы үтте.  Бу чарага  районыбыз мәчетләре имамнары, күрше өлкәләрдән һәм республикалардан мөселман кардәшләребез килгән, хәтта Мәскәүдән махсус кайтучы кунаклар да бар иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International