Кадыкай Абыз бабай каберенә меңләгән мөселман килде

2018 елның 25 мае, җомга

25 май җомгасында районыбызның Татар Төкесе авылында җирләнгән изге Кадыкай Абыз бабай каберен зыярәт кылу чарасы үтте.  Бу чарага  районыбыз мәчетләре имамнары, күрше өлкәләрдән һәм республикалардан мөселман кардәшләребез килгән, хәтта Мәскәүдән махсус кайтучы кунаклар да бар иде.
   Әлеге кабер Татар Төкесе авылының көньяк биләмәсендә кадерләп саклана. Соңгы елларда Абыз бабай кабере урнашкан җирлекне төзекләндерү буенча авыл халкы да, Иске Кәкерле авылы жирлеге үзидарәсе дә зур кайгыртучанлык күрә. Җаваплылыгы чикләнгән “Фламинго” җәмгыяте һәм юл төзүчеләр оешмасы эшчеләре дә хәлдән килгәнчә эш башкарганнар.  Авыл җирлеге башлыгы Сәхаутдин Хөсәенов җитәкчелегендә авыл халкы да кабер территориясен чистартуда зур хезмәт куйган.  
  Бүгенге җыен Татар Төкесе имам-хатибы Садыйков Хәмзә Зәйдулла улының Коръән укуы белән башланып китте. Аннан соң Ульяновск каласыннан килгән Дамир хәзрәт җыенны дәвам итеп, динебез нигезләрен шәрехләп, вәгазь сөйләде, Коръән сүрәләрен укып, халык тарафыннан изге саналган Абыз бабай рухына дога кылдырды. Район Башкарма комитеты Җитәкчесе Марат Гафаров чарага килгән барлык мөселманнарны ихлас күңелдән тәбрикләде, изге йоланың киләчәктә дә шулай бердәмлектә дәвам итүен теләде. 
    Районыбызның зур мәчетләреннән килгән имам-хатиблар да халыкны дога кылдырып вәгазьләр сөйләделәр. Корбан таратып, сәдакалар өләштеләр. Ә корбаннар быел да берничә дистә иде. Имамнар, кунаклар һәм авыл халкы тәгъбир әйтеп, дога укыдылар, корбан ите һәм сәдакалар өләштеләр. Аннан соң имамнар авыл мәчетендә җомга намазы укыдылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International