Чүпрәле мәктәпләренең унынчы сыйныфын яңа гына тәмамлаучы 60 яшүсмер “Акчарлак” лагерына хәрби күнекмәләргә өйрәнү җыенына җыелды. Бу көннәрдә урман аланына урнашкан лагерь хәрби шәһәрчекне хәтерләтә: биредә район мәктәпләреннән өч взводка берләшкән 10 сыйныф укучылары чын солдат тормышы белән яши. Биш көнлек лагерь тормышы тулысынча хәрбиләрнекенә якынайтылыган, режим көннең иртәнге 6 дан 22 сәгатькә кадәр һәр минутын нәтиҗәле итеп уздыруга нигезләнеп төзелгән. Шул рәвешле егетләр тормыш иминлеге нигезләре фәне программасы буенча тәүлеклек наряд таләпләре, каравыл, часовой хезмәтләре белән танышалар, утлы корал белән эш итү, хәрби топография, химик саклау чаралары, медицина әзерлеге буенча дәресләр алалар. Белемнәрен хәрбиләштерелгән ярышларда сыналалар. Булачак солдат физик әзерлеге ягыннан да сынатмаска тиеш – монысын күрсәтү өчен шулай ук күптөрле бәйгеләр оештырыла. Егетләргә тагын көндезен кыздырган кояшка, төнге салкыннарга, черкиләр тешләгәнгә дә түзәргә туры килә. Җыеннар башланыр алдыннан лагерьда Чүпрәле муниципаль районының Башкарма комитеты Җитәкчесе Марат Гафаров, Буа һәм Чүпрәле районнарының хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин камуфляж кигән яшүсмерләр белән очраштылар, аларга күнекмәләрне камилләштерүдә уңышлар теләделәр. Хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин хәрби комиссариатлар оешуга 100 тулу уңаеннан Татарстан Республикасы мәктәпләре арасында үткәрелгән смотр – конкурста катнашып югары нәтиҗәгә ирешкән Матак урта мәктәбенә адресланган Сертификатны район мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Хәлитовка тапшырды.