П.В. Дементьев исемендәге паркта иртүк җанлылык сизелде.
Соңгы елларда биредән армия хезмәтенә озату матур гадәткә әйләнде. Легендар якташыбыз бөтен буын өчен һәр вакытта да үрнәк булып тора. Ватанны сакларга китүчеләрне озатканда Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов та бу хакта егетләргә даими искәртеп тора, каһарман якташларыбыз үрнәгендә ил иминлеге өчен лаеклы хезмәт итәргә чакыра.
Ул көнне районыбызның биш егете: Иске Кәкерле авылыннан Илмас Арсланов, Чепкас – Илмәттән – Минрәис Идиятуллин, Кече Убидан – Леонид Павлов, Шланга авылыннан Фәнил Хәертдинов һәм Нияз Якупов Россия Кораллы Көчләре сафларына хәрби хезмәткә киттеләр. -Иң элек укуларын тәмамлаган, югары, урта һөнәри белемле егетләрне хәрби хезмәткә озатабыз, алар үзләре дә ил алдындагы бурычларын үтәргә әзер. Хәрби билеты булмаган ир-егеткә эшкә урнашканда проблемалар туарга мөмкин. Шуңа күрә алар үзләре үк армиягә бару ягын карыйлар. 27 яшькә җиткәч тә хәзер хәрби билет бирелми, аның урынына бары тик белешмә генә каралган. Ә бу инде эшкә урнашу мөмкинлеген чикли”,- ди Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссариаты вәкиле Нуршат Сәлихова. Әйе, ир – егетнең хезмәткә китүе аның сәламәт, көчле булуын күрсәтә. Хезмәт итү чорында җитди сынаулар үтеп, тормыш тәҗрибәсе туплап, солдат-егет физик яктан гына түгел, рухи мәгънәдә дә ныгып кайта. Шулай ныгып, исән-имин әйләнеп кайтканнан соң ул якыннарына, гаиләсенә ышанычлы, нык терәк булачак. Бу хакта Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодинның “Иң дәрәҗәле һәм мактаулы исем ул - Ватан сакчысы. Кешенең әнисе бер генә булган кебек, Ватанны да бер генә. Үз әниңне берәү дә алмаштырмаган кебек, Ватанны да берни дә алыштыра алмый»,- дигән сүзләрен искәртәсе килә. Быелның язгы чорында Чүпрәле районыннан 40 тан артык егет хәрби хезмәткә алынырга тиеш. Бу үткән елгы күрсәткечкә туры килә. Һәр вакыттагыча хезмәт итү урынының географиясе бик киң. Нигездә, аларның күпчелеген коры җир һәм милли гвардия гаскәрләре көтә. Булачак солдатларны озатырга аларның әти – әниләре, туган – тумачалары, дуслары һәм әлбәттә инде яраткан кызлары килгән иде. Озатырга килүчеләр арасында нык мускуллы егетләр күренде. Аларның нинди гаскәрләргә барырга теләве белән кызыксындым. Егетләр бөтенесе бер тавыштан: “Элиталы гаскәрләргә!” дип җавап кайтардылар. Ихлас күңелдән хыялларының гамәлгә ашуын телибез. Иске Кәкерле авылы егете Илмас Арсланов мәктәптән соң Казанда энергетиклар колледжын тәмамлаган һәм шушы ук белгечлек буенча югары уку йортына да кергән. “Армиягә үзем теләп барам, үзвакытында хезмәт итеп кайтсаң яхшы. Минем яшьтәшләрем кайтып та беттеләр инде. Үземне солдат хезмәтенә әзер дип саныйм. Спорт белән шөгыльләнәм. Шуңа күрә авырлыклардан курыкмыйм”,- ди Илмас. Әтисе Наил да улы белән горурлана. “Беренче улым Ленар да яхшы хезмәт итте, Мактау грамоталары алып кайтты. Дөньялар гына тыныч булсын, бер ел берни түгел”,- ди ул. Солдатларны озатырга килгән авыл җирлекләре башлыклары Сәхаутдин Хөсәенов белән Виктор Григорьев та егетләргә үрнәк хезмәт, исән – имин туган якларга әйләнеп кайтуларын теләделәр. “Безнең район солдатлары турында гел мактау сүзләре генә ишетәбез. Рәсемнәрен район газетасы битләрендә һәм социаль челтәрләрдә күрәбез. Сез дә шулай яхшы хезмәт итегез, әти – әниегезнең горурлыгы булыгыз! Командирларыгыздан бары тик уңай хатлар көтәбез!”,- диде Айрат Фиркатович һәм егетләргә матди ярдәм йөзеннән “конвертлар” тапшырды. Берничә минуттан алар утырган йомшак автобус республика хәрби комиссариатына юл алды. Рәсемдә: “сез яхшы хезмәт итегез, без сезне көтәрбез!”,” диделәр озатырга килүчеләр.