Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәр атна телефон һәм видеоэлемтә аша гражданнарны шәхси кабул үткәрә.
2019 елдан күп балалы гаиләләргә мөлкәткә салым һәм җир салымы буенча салым тотып калынган акча бирелә. Аларны өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балаларның ата-аналары, уллыкка алучылар, опекуннар алырга мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, Президент Указы нигезендә, гаиләләрнең ай саен 5 мең сум акча түләү хокукы киңәйтелде, ул апрель-июнь айларында өч яшькә кадәрге балаларга бирелә.
16 майга Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнары территориаль бүлеге талпан йогышын профилактикалау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрү турында хәбәр итә.
2020 елның 19 маенда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе тарафыннан видеоэлемтә режимында гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.
9 май көнне район имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов җитәкчелегендә бертөркем мөселманнар150 кешелек VIII республикакүләм ифтар җыелмаларын Казан шәһәреннән алып кайтып, аларны ифтар вакытына кадәр район мөселманнарына, мәхәлләләрдә булган аз керемле, ятим, мохтаҗ гаиләләргә өләште.
9 май көннең икенче яртысында Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров һәм агроидарә начальнигы Тәлгать Халитов “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасы җитәкчесе Владимир Николаев белән берлектә әлеге хуҗалык басуларында булдылар, чәчү эшләренең барышы белән кызыксындылар, хезмәттә югары күрсәткечләргә ирешкән игенче – механизаторларга рәхмәт сүзләре әйтеп Грамота һәм акчалата бүләк тапшырдылар.
Чүпрәле районында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган төп тантана Мәңгелек утка чәчәкләр салудан һәм яу кырында ятып калган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алудан башланды.