9 май көннең икенче яртысында Чүпрәле муниципаль районы Башлыгы Марат Гафаров һәм агроидарә начальнигы Тәлгать Халитов “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасы җитәкчесе Владимир Николаев белән берлектә әлеге хуҗалык басуларында булдылар, чәчү эшләренең барышы белән кызыксындылар, хезмәттә югары күрсәткечләргә ирешкән игенче – механизаторларга рәхмәт сүзләре әйтеп Грамота һәм акчалата бүләк тапшырдылар.
Аннан соң алар агрофирманың уҗым культуралары басуын карадылар. Кар астында кышлаган үсентеләрнең торышы яхшы күренә, тиешенчә минераль ашлама биргәч, үзвакытында тырмалау үткәргәч уҗымнар тагын да җанланып киткән. Ә инде соңгы көннәрдә явып үткән җылы яңгырлар аларга икенче сулыш өргән.
Агрофирмада быел бөртеклеләрдән тотрыклы уҗышка өмет итәләр.