Балалы гаиләләргә түләүләр

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

   Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, Президент Указы нигезендә, гаиләләрнең ай саен 5 мең сум акча түләү хокукы киңәйтелде, ул апрель-июнь айларында өч яшькә кадәрге балаларга бирелә. Хәзер бу акчаларны ана капиталы хокукына ия гаиләләр генә түгел, ә 2017 елның 1 апреленнән 2020 елның 1 гыйнварына кадәр беренче баласын тапкан яки уллыкка алган барлык гаиләләр дә алырга мөмкин.

   Моннан тыш, 3тән 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр 1 июньнән башлап 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алу хокукына ия булдылар. Акчалар, ана капиталына хокук булуга карамастан, агымдагы елның 11 маеннан 30 июненә кадәр, күрсәтелгән яшькә җиткән һәр балага биреләчәк. Түләү өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

   "Түләү сорап мөрәҗәгать итү өчен гаиләләрнең биш айга якын вакыты бар, гариза 1 октябрьгә кадәр кабул ителә. Бернинди өстәмә документлар да тапшырырга кирәк түгел. Гаризаны тутырганда мәгълүматларны дөрес итеп күрсәтергә кирәк, мәсәлән, гариза бирүченең счеты булырга һәм гамәлдәге булырга тиеш», - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.

  Гаризаны шулай ук күпфункцияле үзәкләр һәм Пенсия фондының клиент хезмәтләре аша да бирергә мөмкин, тик алдан язылу кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International