Бу Җиңү зур корбаннар аша килде һәм менә 75 ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши. 4 ел сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыкларны һәм кичергән зур газапларны 75 елдан соң без янә искә алдык. Пандемия сәбәпле массакүләм бәйрәм чаралары тыелган вакытта да тыныч, аяз күк йөзе өчен көрәшкән батыр сугышчыларны халкыбыз рөхсәт ителгән мөмкинлек кысаларында ихлас күңелдән хөрмәтләде, аларга чын йөрәктән чыккан “Рәхмәт” сүзләрен җиткерде. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын районыбызның нибары биш фронтовигы гына исән килеш каршы алды. Алар - Иске Шәйморза авылыннан Зыятдин Тимергалиев һәм Фәхретдинов Әнвәр, Убидан – Валентина Калачева, Яңа Кәкерледән – Фатыйх Җәмалетдинов һәм Мунчәли авылыннан Гильман Ибраһимов. Аларның дүртесе бөтенләй йөри алмый, ә өчесенең күзләре күрмәс булган.
9 май иртәсендә район үзәгендәге Сугыш һәм Хезмәт Даны Монументы янындагы мәңгелек ут янына веноклар һәм чәчәкләр куйганнан соң “фронт” агитбригадасы әлеге каһарманнар яшәгән авылларга юл алды. Беренче очрашу Иске Шәйморза авылыннан башланып китте. Район Башлыгы Марат Гафаров һәм волонтерлар аларга чәчәк букетлары һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.
- Кадерле сугыш ветераннары, мөхтәрәм тыл хезмәтчәннәре! Бүген илебез җәмәгатьчелеге Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтә. Бу Җиңү зур корбаннар аша килде һәм менә 75 ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши. 4 ел сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар 75 ел буена да, 100 ел буена да, мәңге онытылырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгелек! Бүген без Ватаныбыз азатлыгы өчен рәхимсез сугышта һәлак булган, аннан авыр яралар алып кайткан һәм тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән хезмәтчәннәребез алдында баш иябез. Үз көчегезне җәлләмичә, «Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!» девизы астында утка кердегез, бүген дә сезнең безнең арада булуыгызга шатланабыз, мең-мең рәхмәт Сезгә!, - диде сугышта катнашучыларны тәбрикләгәндә район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов. Аннан соң алар яшәгән йорт ишек алларында концерт оештырдылар. Авыл халкы да тиз арада тамашага җыелды. Агитбригадага кушылып “Җиңү көне” җырын башкардылар. Концерт исә сугыш елларында фронттагылар биегән биюләр, вальслар белән дәвам итте.
- Безгә шундый хөрмәт күрсәткәнегез өчен рәхмәт сезгә, илгә сугыш килмәсен, бәхетле яшәгез. Менә пандемиягә дә бик борчылып торам әле, тизрәк тукталсын иде инде, - ди яшьле күзләрен сөртеп, тиздән 96 яшен тутырачак Әнвәр абый.