ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8нче районара инспекциясе 2021 елның 1 гыйнварыннан ЕНВДның махсус салым режимы гамәлдән чыгарылуын хәбәр итә.
 

Чүпрәле районы Чуаш Бизнәсе авылында 2020 елның 8 октябрендә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр ремонт-профилактик эшләре башкарылу сәбәпле аналог һәм цифрлы телерадиотапшырулар программаларын өзеп тору көтелә.

Агач утырту инициативасы белән Иске Чүпрәле авылында яшәүче Камил абый Бекмөхәмәдов чыкты.

 

Чара Өлкәннәр декадасы кысаларында, шулай ук ТАССРның 100 еллыгы кысаларында уза


6
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Халыкара Укытучылар көне уңаеннан район хакимиятендә мәгариф хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.

 

3 октябрьдә Казан шәһәренең «Триумф» спорт Олимпия комплексында пенсионерлар арасында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган X республика «Өченче яшь» спартакиадасы булып узды, анда Татарстан Республикасының иң актив һәм иң позитив физкультурачылары җыелды.

2020 елның 6 октябрендә 14.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Чүпрәле муниципаль районындагы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе бинасында опека һәм попечительлек секторы, суд приставлары хезмәте, районның социаль яклау бүлеге катнашында балигъ булмаган балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак.

5 октябрь көнне Кече Чынлы авылында яшәүче Булатова Минзиан Зартдин кызы һәм Иске Кәкерле авылыннан Губаева Нурсания Хисмәтулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгы һәм "Игелекле ишегалды" социаль проектын тормышка ашыру кысаларында Яңа Уби авылында җиңел атлетика кроссы узды.
 


5
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча, 2020 елның 3-10 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы (4 сыйныф) көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International