Чүпрәле пенсионерлары яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

      3 октябрьдә Казан шәһәренең «Триумф» спорт Олимпия комплексында пенсионерлар арасында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган X республика «Өченче яшь» спартакиадасы булып узды, анда Татарстан Республикасының иң актив һәм иң позитив физкультурачылары җыелды. Аларның күбесе-спорт секцияләрендә, спортның төрле төрләре буенча ярышларда даими катнашучылар.

       Спартакиада программасы буенча катнашучыларга йөзү, өстәл теннисы, пуля белән ату, дартс буенча ярышлар уздырылды. Зачеттан тыш скандинавия йөреше һәм гимнастика узды.

       Чүпрәле районы данын Галина Матросова, Клара Чернова, Роза Мөхәммәтшина, Мансур Хәйруллин, Геннадий Карсаков, Дамир Алимов, Җәүдәт Хәмдиев составындагы команда яклады. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, узган еллардагы кебек үк, Чүпрәле пенсионерлары ярышларның барлык төрләре буенча да лаеклы чыгыш ясадылар. Геннадий Карсаков скандинавия йөреше буенча икенче урынны алды. Дартс буенча Мансур Хәйруллин беренче унлыкка керде. Безнең хатын-кызлар да яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

       «Сезнең актив тормыш позициясе-үсеп килүче буын өчен яхшы үрнәк. Сәламәтлек тә үзебездән тора. Үземне яхшы хис итү өчен үз өстеңдә эшләргә Һәм шөгыльләнергә кирәк - дип, билгеләп үтте. Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе начальнигы Дамир.
        Спартакиада тәмамланганнан соң тантаналы шартларда призерларны бүләкләү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International