«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча, 2020 елның 3-10 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы (4 сыйныф) көтелә.
Татарстан Республикасы территориясендә фаразланган метеорологик шартларны исәпкә алып, табигать янгыннары чыганаклары барлыкка килү, утның торак пунктларга, торак йортларга, хуҗалык һәм дача корылмаларына, шулай ук икътисад объектларына таралу ихтималы арта. Район халкына исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Урманнарда гражданнарның булуын һәм аларга транспорт чаралары керүне чикләү турында» 2020 елның 14 июлендәге 589 номерлы карары нигезендә, янгын куркынычсызлыгы чорында урман фондларында Гражданнарның урманнарда булуына һәм аларга транспорт чаралары керүгә вакытлыча чикләүләр кертелде.