Чүпрәледә яшәүче әбиләрне юбилей даталары белән котладылар

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

      5 октябрь көнне Кече Чынлы авылында яшәүче Булатова Минзиан Зартдин кызы һәм Иске Кәкерле авылыннан Губаева Нурсания Хисмәтулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.

     Тыл хезмәткәре Минзиан Булатованы юбилее белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов һәм Кече Чынлы авыл җирлеге башлыгы Гомәр Халитов котладылар. Кунаклар юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар.

      Минзиан апа ире белән 8 бала тәрбияләп үстерәләр. Колхозда күп еллар хезмәт куялар. Бүген дә ул элек нинди авыр вакытлар булуын, барысын да кулдан эшләргә туры килүен искә ала. Ире  2000 елда вафат була.  Минзиан апаның барлык балалары да шәһәр буйлап таралышалар, янәшәсендә кече улы Марат хатыны Гөлфия белән яши. Әмма ял һәм бәйрәмнәргә ата-аналар йортында балалары, оныклары Һәм оныкчыклары җыела.

      Иске Кәкерле авылында гомер итүче Нурсания Губаевага да бүгенге көн юбилей көне булды, аңа да 90 яшь тулды. Истәлекле дата белән аны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Бикчуров һәм Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фәткуллов котладылар. Нурсания апага шулай ук РФ Президенты исеменнән котлау хаты һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырылды.

       Нурсания Хисмәтулла кызы гомерендә күп кайгы күрә. 4 баласыннан, ул өчесен җирләгән, бер ел элек аның янәшәсендә яшәгән улы вафат булган. Кызы Казанда яши, килене Суфия апа янәшәсендә кала. Ә ире 53 яшендә вафат була. Шуңа да карамастан, Нурсания апа дөньяга оптимистларча карый, 40 елдан артык гомер иткән килененә дә булышырга тырыша.

       Юбилярлар кунакларга котлаулары өчен рәхмәт белдерделәр, сәламәтлек һәм эшләрендә уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International