"Бердәм салым түләүләре" (ЕНП) - электрон акча янчыгы аналогы, ул физик затларга салымнарны онлайн режимында җиңел һәм тиз арада түләргә мөмкинлек бирә.
2021 елның 6 июлендә 14.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Зәки улы Фәррахов гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итәчәк.
4 июль көнне Республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен булачак дип фаразлана.
3 июль көнне Республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы көчле яңгырлар һәм яшен булачак дип фаразлана. Кайбер җирләрдә боз явуы ихтимал. Төнлә һәм иртән томан төшәчәк.
Районнан бүген 12 егет армия хезмәтенә китте.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 1 июльдән йөкле хатын-кызларга һәм 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә яңа айлык пособие бирүгә гаризалар кабул ителә башлады.
1 июль - Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне. Бердәмлек көне булып торган бу датаны Әфганстанда, Чечняда, Төньяк Кавказ, Абхазия, Сирия республикалары җирлегендә хәрби бәрелешләрдә катнашкан егетләребез билгеләп үтә.
Бүген, июльнең беренче көнендә, Чүпрәле районында яшәүче берьюлы ике хатын-кыз 90 һәм 95 яшьлек юбилей даталарын билгеләп үтте.
1 июль 2021 Россия Федерациясе Салым кодексының 85 статьясындагы 9.5 пункты үз көченә керә, ул кулланучылар кооперативларына күчемсез милек өчен пай кертемнәрен тулысынча үз әгъзалары һәм туплау хокукына ия башка затлар тарафыннан салым органына хәбәр итүне йөкли.
29 июнь иртәсендә П.В. Дементьев исемендәге паркта Чүпрәле районы хәрби хезмәткә чакырылучыларны Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына чираттагы озату булды.