Татарстанда яшен, боз һәм томан көтелә

2021 елның 3 июле, шимбә

 4 июль көнне Республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен булачак дип фаразлана. Кайбер җирләрдә боз явуы ихтимал. Төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Яшен вакытында аның тизлеге 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин, дип белдерә синоптиклар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International