РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге сугыш ветераннарын, хәрби хезмәткәрләрне һәм барлык ир-атларны якынлашып килүче бәйрәм - Ватанны саклаучылар көне белән котлый һәм хәрби хезмәткәрләргә пенсия билгеләүнең кайбер үзенчәлекләрен искә төшерә.
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» мәгълүматына караганда, 23 февральдә төнлә һәм көндез секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил көтелә, юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре хасил була; төнлә һәм иртән күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булган буран булуы көтелә.
«Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә үзгәрешләр кертү турында» 20.04.20021 ел, № 100-ФЗ Федераль закон нигезендә, Россия Федерациясе Салым кодексының 220 статьясына үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә торак сатып алуга һәм процентларны түләүгә чыгымнар буенча милек салым тотып калынган акчаларны гадиләштерелгән тәртиптә алырга мөмкин.
19 февраль көнне Яңа Элмәле авылында сугышчы-сакчы Александр Шуркин истәлегенә яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча традицион ачык район турниры булып узды.
Мамадыш шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 19 февралендә
- күз күреме 1000 метрга һәм аннан да кимрәк булган буран;
- көньяктан исүче 15-20 м/с тизлектә көчле җил;
- бозлавык;
- юлларда кар көртләре;
- көндез юеш кар көтелә.
Чүпрәле районында узган ГТО фестиваленең зона этабында Идел аръягы зонасының 5 командасыннан спортчылар катнашты.
2022 ел башыннан салым хезмәте юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр һәм нотариуслар өчен квалификацияле электрон имзалар чыгара башлый.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 17 февралендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Бүген, 15 февральдә, Чүпрәле районында Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 33 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды