Чүпрәледә Александр Шуркин истәлегенә ирекле көрәш буенча традицион турнир узды

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

   19 февраль көнне Яңа Элмәле авылында сугышчы-сакчы Александр Шуркин истәлегенә яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча традицион ачык район турниры булып узды.

   Турнирда Чүпрәле районы һәм күрше төбәкләрдән килгән көрәшчеләр катнашты.

     Ярышларда катнашучыларны район башлыгы Марат Гафаров сәламләде. Ул әлеге турнирны оештыручыларга якташыбыз - Ватаныбызның чын патриоты истәлекләрен саклаганнары өчен рәхмәт белдерде, Елена Шуркинага истәлекле бүләк тапшырды.

   Турнирда 50дән артык яшь көрәшче катнашты. Көн дәвамында келәмдә 9 комплект медаль уйнатылды, өч яшь төркемендә (кече, урта һәм өлкән) көрәштеләр, шәхси зачетта иң көчлеләр һәм иң яхшы командалар ачыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International