Чүпрәле районында узган ГТО фестиваленең зона этабында Идел аръягы зонасының 5 командасыннан спортчылар катнашты. Чарада хуҗалардан тыш, Татарстан Республикасының Тәтеш, Апас, Кайбыч, Кама Тамагы районнары командалары чыгыш ясады.
Командалар 7 яшьтән 59 яшькә кадәр төрле яшь баскычлары белән 8 кешедән формалашкан иде. Катнашучылар тартылу, сыгылмалык, гәүдәне күтәрү, озынлыкка сикерү, чаңгы дисциплиналарында көч сынашты.
Спорт ярышлары «Алтын» спорткомплексында һәм чаңгы базасында узды.
Барлык катнашучылар да иң кечкенәдән алып иң өлкәненә кадәр сынауларны лаеклы үттеләр. Ярыш нәтиҗәләре буенча Чүпрәле районы спортчылары җиңүче булды, икенче урынны Тәтеш районы спортчылары һәм 3 урынны Апас районы командасы алды.
Ярышларда катнашучыларны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов сәламләде. Ул спортчыларны барлык сынауларны лаеклы үтүләре белән котлады һәм командаларга дипломнар, кубоклар тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, РФ территориясендә «ГТО» комплексын тормышка ашыру «Демография» милли проекты составына керүче «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын үтәү инструментларының берсе булып тора.