Чүпрәле районыннан Петр Мускатинов чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында 1 урын алды

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

   Мамадыш шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды.

   Чүпрәле районыннан әлеге ярышта Зур Аксу авылыннан Петр Мускатинов катнашты һәм 1 урынны алды.

   Якташыбызны чираттагы җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә спорттагы уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International