Районыбызда тормыш юллары белән үрнәк, бәхетле картлык кичерүче өлкәннәребезнең күп булуы зур куаныч!
Яңа Кәкерле авылында яшәүче Солтания Галәүтдин кызы Хәйруллина да шундыйлардан. Шушы көннәрдә ул олы гомер бәйрәмен– 90 яшьлеген билгеләп үтте.
Өй тулы кунаклар янәшәсенә, юбилярны тәбрик итәргә район җитәкчелеге дә кушылды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов һәм авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов авылның хөрмәтле өлкәнен котлап, җылы теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар.
Солтания апа апа гомере буе колхозда хезмәт куйган, тормыш иптәше Иниятулла белән 51 ел гомер кичерәләр. Өй тутырып балалар үстергәннәр, бүгенге көндә 7 оныгы, 4 оныкчыгы бар. Иниятулла абый да колхозда шофер хезмәтен башкара. Кызганыч, аның юклыгына быел 12 ел тулган.
Солтания апа бәхетле картлык гомерен кичерә. “Күргән авырлыклар өчен Аллаһ бүләге бу”, дип куана.