Иң көчлеләр исеме өчен Россиянең 44 төбәгеннән 44 команда көч сынашачак - бөтен илдән 350дән артык катнашучы.
24-30 апрель көннәрендә "Көньяк Спорт" стадионында студентлар арасында Бөтенроссия ГТО фестивале узачак. Иң көчлеләр исеме өчен Россиянең 44 төбәгеннән 44 команда көч сынашачак — бөтен илдән 350дән артык катнашучы. Бу хакта фестивальне оештыручылар хәбәр итә.
Катнашучыларны нәрсә көтә?
Көч сынаулары: тартылу, отжимание, пресс, озын һәм кыска дистанцияләргә йөгерү (2000 м, 3000 м, 60 м/100 м), электрон коралдан ату, спорт снаряды ыргыту, ГТО команда эстафетасы.
Фестивальнең ТӨП ИНТРИГАСЫ-Белгород дәүләт университеты үзенең лидерлык титулын яклаячакмы? Узган ел белгородлылар инде алтынчы тапкыр студентлар арасында ГТО фестивале җиңүчеләре булдылар.