Катнашучылар район үзәге һәм аның янәшәсендәге урамнар буйлап сузылган маршрут буенча атладылар.
Чүпрәле районында Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясе узды. Чара Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының минималь физик активлыкны саклау өчен көн саен 6-10 мең адым узарга киңәш итүенә нигезләнгән.
Акция үзәк урамнан башланды. Анда яшьләр, мәктәп укучылары, тармак технологияләре техникумы студентлары, шулай ук актив яшәү рәвешен яратучы өлкәннәр һәм оешма хезмәткәрләре катнашты. Катнашучылар район үзәге һәм аның тирәсендәге урамнар тирәли салынган маршрут буенча киттеләр.
«Без акциянең елдан-ел күбрәк яңа катнашучыларны җыюына шатбыз. Бу сәламәт яшәү рәвеше безнең район өчен нормага әйләнә дигән сүз. Хәрәкәт-ул тормыш!"- дип билгеләп үтте спорт, туризм һәм яшьләр эшләре бүлеге башлыгы Руслан Вилданов.
Җирле бүлекчә пенсионерлар берлеге советы рәисе Дилүзә Азизова тәэсирләре белән уртаклашты:
"Ел саен без яшьләр белән „10 000 адым“ Бөтенроссия акциясендә катнашабыз. Безнең өчен бу саф һавада вакытны файдалы үткәрү һәм уңай кәеф булдыру өчен менә дигән сәбәп».
Акциядә Иске Чүпрәле авылыннан Вера Азизова иң өлкән катнашучы булды. "Яхшы компаниядә йөрү-рәхәтлек ул! Барлык катнашучылар да күтәренке кәефетә һәм күтәренке рухта иде. Сәламәт тәндә-сәламәт рух! дип билгеләп үттеул.
Үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Гөлфия Яфизова өстәп әйтте:"Минем уйлавымча, мондый акциядә һичшиксез катнашырга кирәк. Бу эштән бераз игътибарны читкә юнәлтергә һәм вакытны файдалы уздырырга сәбәп».
Бу көнне катнашучылар озын гомерлелеккә таба адым ясау өчен кыйммәтле тренажерлар кирәк түгеллеген исбатладылар — бары тик теләк һәм яхшы компания генә җитә.
Акция кысаларында шулай ук «Озын һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында пенсионерлар арасында йөреш буенча ГТО нормативлары үтәлде.