1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы Максим Ахмуков "Әти, әни, мин - ГТО гаиләсе» республика онлайн акциясендә җиңүчеләр рәтендә.
1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы Максим Ахмуков Татарстан Республикасында хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган «Әти, әни, мин – ГТО гаиләсе» республика онлайн акциясендә җиңүчеләр рәтендә.
Исегезгә төшерәбез, «Әти, әни, мин – ГТО гаиләсе» республика онлайн акциясе - ГТО хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан Ватанны саклаучыларның батырлыгын һәм тыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәтен мәңгеләштерү буенча видеороликлар конкурсы.
Видеороликта Максим әнисе белән махсус хәрби операциядә катнашучы абыйсы Михаил турында сөйләделәр.
Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.