Конкурс 2026 елның 1 апреленнән 24 маена кадәр Экологик марафон форматында санитар-экологик икеайлык үткәрү чорында уздырыла.
Конкурсның Максатлары:
-Татарстан Республикасы халкын табигатьне саклау акцияләрендә, шул исәптән санитар-экологик икеайлык кысаларында катнашуга җәлеп итү;
- Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә иҗтимагый экологик инициативаларны һәм актив гражданнарны ачыклау;
- Татарстан Республикасының экологик хәрәкәтен торгызу, халыкта регионның экологик проблемаларына катнашлык тойгысын үстерү һәм бу проблемаларны хәл итәргә омтылу;
- халыкның экологик белемен арттыру;
- Татарстан Республикасы халкының экологик яшәү рәвешен популярлаштыру;
- балаларда һәм яшьләрдә «чиста республика»да яшәргә һәм эшләргә омтылыш тәрбияләү;
- Татарстан Республикасы халкы арасында өмәләр һәм экологик юнәлештәге башка чаралар үткәрүнең яңа традицияләрен торгызуга ярдәм итү;
Конкурс дәвамында катнашучылар марафон биремнәрен үтиләр (һәр атна аерым тематикага багышлана);
Конкурста катнашу өчен "ВКонтакте"да чат‑бот аша, https://vk.ru/app7062840#mineco_rt_konkurs&force=1 сылтамасы буенча гариза бирергә кирәк.
Башкарылган бирем турындагы мәгълүматны катнашучылар «Вконтакте» социаль челтәрендәге үз битендә бастырып чыгаралар (конкурс уздыру вакытына социаль челтәрдәге бит ачык булырга тиеш);
Һәр атна ахырында (тәмамланганчы) катнашучы хисапны чат‑ботка җибәрә. Хисапта "ВКонтакте"да бастырылган постка сылтама һәм чараның кыскача тасвирламасы булырга тиеш.
Конкурсны уздыруга бәйле барлык сораулар буенча 8(843) 267-68-11, 8(843) 264-23-67 телефон номерлары буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.