Чүпрәле районының Яңа Шигали авылында яшәүче Леонид Фомич Куракинга 97 яшь тулды. Юбиляр ихтирамга лаек зур тормыш үткән.
Леонид Куракин күп балалы крестьян гаиләсеннән. Ул хезмәт авырлыкларын бик иртә аңлый. Сугыш елларында әтисе фронтка китә һәм хәбәрсез югала, шуңа күрә кечеләре өчен бөтен җаваплылык өлкән улы буларак Леонид җилкәсенә төшә.
Калининград өлкәсендә дүрт ел хезмәт итеп кайткач, ул авыл кибетендә, складта һәм фермада хезмәт итеп, намуслы һәм җаваплы кеше дигән абруй казанган.
Тормыш иптәше Валентина Николаевна белән (ул моннан 30 ел элек вафат булган) сигез бала тәрбияләп үстергәннәр.
Леонид Фомичның 9 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар.
Аның күңел күтәренкелегенең сере-сәламәт яшәү рәвеше һәм хезмәт сөючәнлеге. Бүген әтиләрен котларга төрле шәһәрләрдән балалары кайткан һәм социаль хезмәткәр Людмила Осипова килгән.
Ветеранны район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Звезда авыл җирлеге башлыгы Марина Денисова котладылар. Мөхтәрәм кунаклар озын гомерле Леонид Фомичка РФ Президенты Владимир Путинның шәхси котлавын һәм район Башлыгы Марат Гафаровның истәлекле бүләген тапшырдылар, ныклы сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләделәр.